Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик чыкты

    Шаян видеоролик республикада дистанцион белем бирүгә багышланган.

    Социаль челтәрләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик пәйда булды.

    Видеокадрларда ата-аналар җыелышы өчен Zoom конференциясенә чыккан ата-аналар сурәтләнгән. Укытучыларны көткәндә әти - әниләр онлайн-җыелышларның уңай яклары, медицина битлекләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында фикер алышырга өлгерә.

    «Мине ишетәсезме?», «Күренәме?», «Тыңлагыз әле, онлайн-җыелышны бик шәп уйлап тапканнар бит, ә? Бәлки, карантиннан соң да җыелышларны онлайн үткәрергәдер?» – дип шаярта әти-әниләр.

    Көтмәгәндә конференциягә Рөстәм Миңнеханов кушыла.

    «Рөстәм Нургалиевич, без монда сыйныф җитәкчесен көтәбез!», «Гафу итегез, зинһар, ә сез безгә җыелышка килдегезме?» - дип сорый дулкынланган ата-аналар.

    Моңа Татарстан Республикасы Президенты уңай җавап бирә: «Бар җирдә дә дистанцион уку бит!» - дип искә төшерә ул.

    Нәтиҗәдә, укытучы җыелышны иртәгегә күчерә, ә Рөстәм Миңнеханов иртәгә Zoom очрашуы ничәдә башланачагы белән кызыксына. Әти-әниләр хәзер Президент җыелышларда гел булачакмы, дип сорый.

    «Мин һәрвакыт сезнең белән, дуслар! Минем эшем шундый!» - дип республика башлыгы барысын да өметләндерә.

    Фото: скриншот видео youtube.com

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: