Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Табиб ни өчен кешеләрнең диңгезгә ашкынып баруын әйтте

«Урта диңгез суы составы буенча 90 процентка яралгыны саклаучы амниотик сыекча белән охшаш, шуңа күрә кеше гел диңгезгә ашкына», - ди балалар психологы Эльвира Морозова .

Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова кешенең ни өчен диңгезгә ашкынып бару сәбәбен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында сөйләде.

«Баланың беренче кризисы якты дөньяга тууга була. Баланың карыннан, эчке, рәхәт, диңгез мохитеннән дип әйтерлек мохиттән чыгуы аның өчен кризис. Бу расланган: Урта диңгез суы составы буенча 90 процентка яралгыны саклаучы амниотик сыекча белән охшаш. Шуңа күрә кеше гел диңгезгә ашкына. Бу шул әни карынындагы мохиткә әйләнеп кайту теләге», — диде Эльвира Морозова.

Психолог бала сәламәтлегендә кризислы чорлар турында сөйләде. Ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр карында вакытта ук туганын билгеләп узды. «Әнинең эмоцияләре гормоннар белән бәйле. Әни бәхет тоя икән, бала да бәхетле. Әни гел стресста икән, адреналин, кортизол югары булса, бала да стресста булачак. Җитлекми туган балалар да әнинең йөкле вакытта стресс кичерүеннән», — ди табиб.

Эльвира Морозова баланың иң нәни чагында бер, өч яшьлек кризисларны әйтте. Өч яшьтә бала үзен белә, ата-анасыннан яраткан әйберсен сорый башлый, тик ата-аналар ул проблеманы бик аңламый, дип саный ул.

«Ике яшькә кадәр бала шундый тыныч иде, характеры бозылды, дип киләләр. Без аларга „бу тыңламау түгел, баланың баш мие үсә“ дип аңлатабыз. Бала белән бу вакытта олы кеше кебек, тиң күреп сөйләшергә кирәк. Өч яшьтән баланы игътибар белән үстерергә, фикерләренә колак салырга кирәк. Шул вакытта ук гармония сизмәгән балаларда бу проблема яшүсмер чорында кискенләшергә мөмкин», — ди психолог.

Икенче кризис — җиде яшьтән, мәктәп тормышы башлангач. «Кечкенә философ дип әйтәбез җиде яшьлек баланы. Сораулары күбәя, фикерләре киңәя. Ә инде үсә төшкәч, яшүсмерләр белән бәйле авырлыклар гормоннар белән бәйле», — дип аңлатты.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X