Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Татарстанлылар XXI гасырда иң озакка сузылган Ай тотылу күренешен карый алачак

27 июльдә кичке тугыздан соң татарстанлылар Ай тотылуны карый алачак.

Шулай ук Марс, Венера, Юпиттер планеталарын да күрү мөмкинлеге булачак.  Ә казанлылар исә КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы верандасында телескоплар аша әлеге күренешләрне күзәтә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бу көнне XXI гасырда дәвамлылыгы буенча иң озын Ай тотылу күзәтеләчәк. Өлешчә ай тотылу фазалары Мәскәү вакыты белән 20.14 сәгатьтә башлана, ә тулысынча Ай тотылу 22.30 сәгатьтә булачак һәм ул 103 минут дәвам итәчәк.
«Бу кызгылт төскә кергән Айны төн уртасына кадәр күзәтергә мөмкин булачагын аңлата, — дип языла университет сайтында КФУның Физика институты хезмәткәре  Алмаз Галеев сүзләренә сылтама белән.  – Уникаль туры килү очрагы буларак, шулай ук бу төнне Марс җиргә якынаячак. «Кызыл планета» соңгы 15 ел эчендә иң якын аралыкта — 58 миллион километрда булачак. Мондый күренеш тагын 2035 елның 15 сентябрендә күзәтеләчәк».

Фото: https://pixabay.com | ktphotography

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев