Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Батырлар даны- мәңгелек

Нәбиуллина (Зәйнуллина) Разыя Зәйнулла кызы 1931 нче елның 8 нче июнендә дөньяга килә. Саба районы Олы Саурыш авылында башлангыч мәктәптә 4 класс белем ала, 5-7 нче сыйныфларны Төбәк мәктәбендә укый. 1941 нче елда укытучылар сугыш башлануын хәбәр итәләр. 

 
  “Җәйгә чыгуга басудан черек бәрәңге җыеп, аны киптереп, он итеп ясап, шуңа әз генә чи бәрәңге кушып ашый идек, “ – дип искә ала торган була Разыя апа. - “Аякта чабата, өскә кияргә киемюк, аяклар юешләнгәч, носкиларны сыгып кия идек. Мәктәптән кайтуга бригадир басуга башак җыярга һәм кул белән борчак йолкырга алып китә иде”. 

 


Сугыш тәмамлангач, 1951 нче елның 15 нче апрелендә Югары Шытсу авылына китапханәче булып эшкә урнаша ул. 1953 нче елда шул авыл егете Нурислам белән тормыш корып җибәрәләр. 3 малай тәрбияләп үстерәләр.



“Тормышлар бик тә авыр иде. Сыер асрап, май да ашый алмадык – базарга алып чыгып сатып заем түләдек, - дип сөйли иде Разыя апа.


“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30, 40 еллыгына карата” медальләре белән бүләкләнә.

Кызганыч, бүгенге көндә Разыя апа да, аның тормыш иптәше Нурислам абый да исән түгелләр инде. Алар икесе дә соңгы көннәренә кадәр уллары Илдар, киленнәре Фәнзия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерде.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев