Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 436-п номерлы карары нигезендә авыл һәм шәһәр җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды. Авыл...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 436-п номерлы карары нигезендә авыл һәм шәһәр җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды.

Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына 31 майга кадәр санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү, яңаларының бар­лыкка килүен булдырмау чаралары күрергә, 8 апрельгә кадәр чүп түгү кон­тейнерларын, алар урнаштырылган мәйданнарны төзекләндерү, паркларны, балалар мәйданчыкларын, ял итү урыннарын, шәхси торак секторы биләмәләрен тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән чаралар планы эшләр­гә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев