Саба таңнары

1 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагын әйттеләр

Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакына бәйле булса, 1 июльдән аның хезмәт хакы артачак.

Хәзер минималь хезмәт хакы 15 279 сум тәшкил итә. «Компанияләр законнарны үтәргә тиеш, шуңа күрә алар хезмәткәрләрнең хезмәт хакын минималь хезмәт хакының яңа күләменә кадәр арттырачак», — дип сөйләде персонал буенча директор Дмитрий Дударев.

Аерым климат шартлары булган районнарда эшләүче россиялеләр шуны истә тотарга тиеш: район, «төньяк» коэффициентлары һәм стаж өчен өстәмә минималь хезмәт хакы күләменә керми. Алар бу күрсәткечтән тыш исәпләнә, дип искәртә белгеч.

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: