1 октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең окладлары индексацияләнәчәк
Яңалыклар

1 октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең окладлары индексацияләнәчәк

Индексация 7,6 процент тәшкил итәчәк

  2025 елның 1 октябреннән Россиядә Федераль учреждениеләр хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләренең окладлары 7,6 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин («Бердәм Россия»).

«2025 елның 1 октябреннән федераль учреждениеләр хезмәткәрләргә яңартылган окладлар түләячәк: индексация 7,6 процент тәшкил итәчәк», – диде Говырин.

Аның сүзләренчә, карарның хокукый нигезен хөкүмәтнең 2025 елның 1 августындагы 2071‑р номерлы карары бирә, чара хезмәт хакы федераль бюджеттан формалашканнарга гына кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#хезмәт хакы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-daulat-xezmatkarlarenen-okladlary-indeksaciyalanacak-5911831


Нет комментариев