Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 апрельдә бөтен дөнья мөселманнарын бер үк вакытта гомуми дога кылуга чакыралар

Планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылу өйлә намазыннан соң булачак.

Кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан мөфтиятенең башлангычына — 10 апрельдә планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шундый тәкъдим белән республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов мөрәҗәгать итте. Кардәш халыкның рухи лидеры ислам дөньясының барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм бөтен мөселман өммәтен берьюлы Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Гомуми рәвештә дога кылу бу атнаның изге җомга көнендә, ягъни 10 апрельдә өйлә намазыннан соң булачак. Шул уңайдан мөфти Камил хәзрәт Татарстан имамнарына һәм җөмһүриятебезнең бар мөселман өммәтенә бөтен дөнья мөселманнарының гомуми догасына кушылырга чакырды.

«Кызганычка каршы, шушы көннәрдә мөселманнарның бер сафка иңгә-иң басып, бер-беребезнең йөрәкләреннән чыккан теләктәшлек хисләрен тоеп, Рәхимле һәм Газиз, Гадел һәм Бөек Аллаһ Раббыбызга догалар кылырга мөмкинлекләре юк. Ләкин кешелек дөньясына зур афәт янаган мәлдә калебләрендә иман саклаган адәмнәргә догадан туктау килешәме соң?

Киресенчә, безгә, бөтен дөнья буйлап сибелгән төрле милләттәге мөселманнарга, үзебезнең ихласлыкларыбызны берләштереп, Яралтучыбыздан ярдәм һәм шәфкать сорарга кирәк. Безнең сөекле пәйгамбәребез  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Дога — мөселманның калканы, «- дигән бит.

Казахстан Нәзарәтенең 10 апрельдә өйлә намазыннан соң мөселманнарны бергәләп һәм берьюлы дога укырга өндәгән мөрәҗәгатен зур шатлык белән кабул иттем. Татарстанның барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм республиканың бөтен өммәтен шушы гомум догага кушылырга чакырам. Бердәм догабыз кешелек дөньясы өчен вирустан котылу чарасы булып китәргә мөмкин — кушылыгыз», диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев