Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 сентябрьдә һава температурасы +18-20 градус булачак

Җил – көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.

10-нчы сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, күбесенчә явым-төшемсез булачак. Җил – көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән секундына 12 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +9...+11 градус җылы, көндез +18...+20 градус булачак.

Республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Җил – көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, төнлә урыны белән секундына15-20 метрга кадәр, көндез секундына 14 метрга җитәчәк. Төнлә +6...+11 градус, көндез +16...+21 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев