15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар
Яңалыклар

15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар

15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар билгеле. Казанда узачак чаралар программасы sptatar.ru сайтында урнаштырылган.

Алар түбәндәгедән гыйбарәт: 

12.00 – М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу (1 Май мәйданы);

12.30 – Тантаналы чара ачылышы (Милли музей, Казан, Кремль урамы, 2 йорт);

12.40 – М.Җәлил шигырьләрен уку буенча («#Җәлил2019») интернет-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү;

12.50 –2017 елның М.Җәлил премиясе лауреаты, Дамир Сираҗиев исемендәге һәм «Тантана» театр премияләре лауреаты Артем Пискунов чыгышы;

13.00 – «Моабит дәфтәрләре»н алып чыгу;

13.10 – Бер минутлык тынлык;

13.15 – «Җәлил укулары» I Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре башкаруында шигырьләр уку.

Чараларга керү ирекле.

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев