Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гражданнарга пособие түләүгә кагылышлы закон проекты

Кичә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында "Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында"гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты. Искәртеп узабыз: закон проекты КПРФ фракциясе әгъзалары Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комиссаров тарафыннан кертелгән иде....

Кичә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында "Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләү турында"гы 74-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын карап, депутатлар аны кире какты.

Искәртеп узабыз: закон проекты КПРФ фракциясе әгъзалары Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комиссаров тарафыннан кертелгән иде.

Сессия утырышында шушы закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим итте. Закон проекты нигезендә, торак пунктта мәктәпкәчә белем бирү баскычында төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары булмавына я анда буш урыннар булмауга, яисә медицина күрсәтмәләренә бәйле рәвештә, балалар бакчасына йөрмәүче 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгеләү күздә тотыла. Артем Прокофьев ассызыклаганча, закон проекты җан башына кереме ТР да эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан артык булмаган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларын булдыруга йөз тота.

Депутат сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты буенча 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалары булган, әмма аларны балалар бакчасына йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, үзенең хезмәт һәм һөнәри эшчәнлеген дәвам итә алмаган аналарга 6 мең 951 сум күләмендә айлык пособие түләү күздә тотылган. Артем прокофьев әйтүенчә, мондый закон Россиянең кайбер субъектларында кабул ителгән. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов шулай ук депутатларны закон проектын кабул итәргә өндәде.

Әлеге закон проектына карата депутатлар үз фикерен җиткерде. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Марат Галиев кризис шартларында илнең башка төбәкләренең дә мондый пособия түли алуына шиген белдерде. ТР Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, барлык депутатлар да социаль яктан якланмаган гаиләләргә ярдәм итү идеясен хуплый, тик ул бюджет чыгымнарын арттыруны таләп итәчәк. Комитет закон проекты кире кагуны тәкъдим итә, дип белдерде С. Захарова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон проектын шәрехләп, әлегә закон проектын бүгенге формада, агымдагы вәзгыять нечкәлекләрен дә исәпкә алмыйча, аның финанс тәэминатын кайгыртмыйча кабул итү - мәгънәсез, дип ассызыклады. Ул балалар бакчаларындагы урыннарга кытлык проблемасының Президентның игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте. Парламент башлыгы фикеренчә, пособие түли алуда ныклы ышанычлылык булмый торып, закон проектын кабул иттек, дип алдан буш өметләр белән ымсындыру урынсыз.

Шул рәвешле, күпчелек тавыш белән Дәүләт Советы депутатлары закон проектын кире какты.

Татар-информ

Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев