Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

150 сәүдәгәр эшсез калган

13-19 апрельгә туры килгән хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 150 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртү-җитештерү тармагында 109 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларда азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә - 55, күчемсез мөлкәт белән операцияләр - 53, икътисад эшчәнлеге - 48, төзелеш - 42, мәгариф өлкәсе - 35, коммуналь хезмәтләр күрсәтү - 41, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 27, дәүләт идарәсе - 46, сәламәтлек саклау - 21, файдалы казылмалар табу - 12, кунакханә һәм ресторан бизнесы - 21, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату - 8.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев