2019 елда Казанга туристлар агымы 8 процентка арткан
Яңалыклар

2019 елда Казанга туристлар агымы 8 процентка арткан

Гыйнвардан август аена кадәрге чорда Татарстан башкаласына 2,8 миллион турист килгән.

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан башкаласына 2,8 миллион турист килгән. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән шул хакта хәбәр иттеләр.

«Гыйнвардан август аена кадәрге чорда Казанга 2,8 миллион турист килеп киткән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Туристлар агымы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7-8 процентка артты, дип билгеләп үтте ТР башкаласының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Казан җәйге яллар өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре арасына кергән иде.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев