Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сумга кадәр арткан

Төп өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кертте, диде Татарстан икътисад министры.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сум тәшкил итте. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«2019 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн 584 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 101 процент булган. Төп өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кертте», — диде Татарстан Республикасы икътисад министры.

Белгечләр бәяләвенчә, 2020 елда тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 102 проценттан артачак, дип өстәде ул. Габделганиев шулай ук республика икътисадына сизелерлек йогынты ясаучы факторларны билгеләп үтте. Алар — төп капиталга инвестицияләрнең тотрыклы динамикасы, финанс, технологик һәм инфраструктура чикләүләре, тышкы базарларда чикләүләр һәм ил эчендә конкуренциянең көчәюе һәм башкалар.

Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы республиканың 48 федераль проектта катнашуын искәртте. Бу максатларга 27,4 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 20 млрд сум — федераль бюджеттан. Моннан тыш, республика программаларына 40 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Нәрсә эшләнгән? 1,7 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект төзелде һәм ремонтланды, шул исәптән илкүләм проектлар хисабына — 341 объект», — диде Татарстан Республикасы икътисад министры.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев