Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда туристлар яңа салым түләячәк

Сәяхәтчеләрдән яңа салымны Япония, Хорватия, Яңа Зеландия һәм Португалиядә алачаклар.

2019 елда берничә популяр ил туристлардан яңа салым алачак. Бу хакта Lonely Planetга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2019 елның 7 гыйнварыннан туристлардан һәм Япония халкыннан 1000 иен (якынча 600 сум) алыначак. Ул билет бәясенә кертелгән булачак. Түләү ике яшькә кадәрге балаларга һәм илдә тәүлектән артык тормаган транзит пассажирларга кагылмый.

Хорватиядә көнлек турист салымы 8-10 кунга (якынча 20 сумга) арта.

Яңа Зеландия чигендә 35 доллар (2300 сум) алырга планлаштыралар. Бу салымнан Австралия һәм Тын океан утрауларында яшәүчеләр азат ителә. 
 

Фото: https://pixabay.com | sbtlneet

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X