2020 елда табибларга яман шеш авыруын ачыклаган өчен премия түләнәчәк
Яңалыклар

2020 елда табибларга яман шеш авыруын ачыклаган өчен премия түләнәчәк

Кайбер төбәкләрдә мондый премияләр түли башлаганнар.

Киләсе елдан медицина хезмәткәрләре өчен яман шешне профилактик тикшерү яки диспансеризация үткәргәндә беренче тапкыр ачыклаган һәр очрак өчен стимуллаштыру түләүләре каралган. Бу программага Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Бу түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк — 500 сум табибка һәм 500 сум диагностика уздырган белгечкә.

Башкортстанда табибларга быелның июль аеннан яңа программа буенча түли башлаганнар. Башлангыч стадиядә ачыкланган һәр яман шеш очрагы өчен түләүләр 5 750 сум тәшкил иткән. Хәзер шул ук алым бөтен илгә таралачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Ә ул чирне дәвалаучы бармы соң.республика онкология диспансерында диагнозда куймыйлар ничәнче стадиядә икәнен күрсәтсен өчен акча бирергә кирәк.соңгы сҗадичдә