2021 елда Татарстанда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк
«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында 2021 елда Татарстанда 1074 ишегалды ремонтланачак.
Шул исәптән Казанда 223 ишегалды, 93 - Әлмәт районында, 88 – Яр Чаллыда, 7 – Саба районында.
Шәһәр округларыннан тыш, программа республиканың барлык муниципаль районнарына да кагылачак. Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнары искәрмә булып тора – анда әле узган ел ук барлык ишегаллары төзекләндерелгән.
2021 елгы исемлеккә кертелгән ишегалларының адреслары dvor. tatar. программасының рәсми сайтын төзекләндерү картасына төшерелгән. Программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юллары, юллар һәм тротуарлар ремонтланачак яки төзеләчәк, урналар, эскәмияләр, ут баганалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак (җиһазлар һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә), чүп-чар җыю мәйданчыгы нормативларына туры китереп җиһазландырылачак. Йорт яны территориясенең күләменә карамастан, төзекләндерүнең төп принцибы - җәяүлеләр элемтәсен һәм ишегалды яшел каркасын саклау.
Төзекләндерү схемаларын килештерү апрель аенда башланачак. Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук dvor.tatar программасы сайтында да басылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 1091 ишегалды яңа рәвеш алды. Гомумән алганда, программага кагылган йортларда 360 меңнән артык кеше яши. Бер ел эчендә 270 км яңа тротуар төзелде, 4000нән артык яңа яктырту баганалары урнаштырылды, бу 300 000 кв.м ишегалды территорияләрен өстәмә яктыртырга мөмкинлек бирде.
Үзизоляция чорында тәүлек буе кайнар линия эшләде. Моннан тыш, халык үз теләкләрен WhatsApp мессенджеры аша, социаль челтәрләрдә һәм dvor.tatar сайтында калдыра алды. Барлыгы 9 айда татарстанлылар программа адресына 18 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
2019 елда ишегалларны төзекләндерү буенча масштабы буенча тиңдәшсез Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 2024 елга республикада 2014 елга кадәр төзелгән, асфальт начар хәлдә булган һәм башка программалар кысаларында моңарчы яңартылмаган күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен ремонтлау планлаштырыла. Гомумән алганда, бу 6923 ишегалды.
Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү эше 2015 елда башланды - бу вакыт эчендә республикада барлык муниципаль районнарда 443 объект төзекләндерелгән. Быел Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру Федераль программасы кысаларында 2022 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев