Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елдан Россиядә хатын-кызлар машинист, автослесарь, боцман булып эшли алачак

Хезмәт министрлыгы Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган эшләр һәм вазифалар исемлеге проектын әзерләде.

2021 елдан башлап Россиядә хатын-кызлар машинист, автослесарь һәм боцман булып эшли алачак. Хезмәт министрлыгы Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган эшләр һәм вазифалар исемлеге проектын әзерләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Актуальләштерелгән исемлектә хатын-кызлар хезмәтен куллану чикләнгән 98 эш төре һәм вазифасы бар. Боерык 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип планлаштырыла.

Документ кабул ителгәннән соң, хатын-кызлар 2,5 тоннадан артык йөк күтәрүчән автомобиль йөртүче, флотның барлык төрләре судноларының палуба командасы әгъзасы (боцман, шипер һәм матрос); парашютчы; электропоезд машинисты; автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь; балык тотучы, авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист һәм башка эшләрдә эшли алачак.

Исемлекне яңадан карау һәм актуальләштерү критерияләре булып киләчәк буын сәламәтлегенә йогынты ясаучы куркыныч факторлар тора. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев