Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпиада узачак

Татарстанда тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү буенча ярышлар узачак.

Татарстан башкаласы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Ярышлар 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.

 «Рәхим итегез!» — дип язган Татарстан Президенты.

Бөтендөнья кышкы уеннарда дөньяның 108 иленнән 2 мең чамасы спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү.

Махсус олимпиадалар интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен уздырыла һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адаптация өчен мөһим компонент булып тора.

Ярышларда иң көчле спортчыны ачыклау һәм спорт рекордлары теркәү максаты юк. Монда флаглар, гимннар һәм медальләр зачеты да юк. Зур спорттан аермалы буларак Махсус олимпиада сәясәттән читтә кала, ул олимпиянең чын кыйммәтләрен чагылдыра. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/sport/29-06-2020/2022-elda-kazanda-b-tend-nya-mahsus-kyshky-olimpiada-uzachak-5752980

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев