Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада чаңгы сезонын яптылар

Быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Зәмһәрир салкыннары да, күз ачкысыз бураннары да, кар атыша торган җепшек көннәре дә булды. Әле һаман да китәргә җыенмый, дилбегәсен яз сылуына тапшырырга ашыкмый. Шуңа да кышын чаңгы, чана шуып кинәнгән халык, инде яз аена керсәк тә, ял көннәрендә чаңгы юлларыннан кайтып керми....

Быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Зәмһәрир салкыннары да, күз ачкысыз бураннары да, кар атыша торган җепшек көннәре дә булды. Әле һаман да китәргә җыенмый, дилбегәсен яз сылуына тапшырырга ашыкмый. Шуңа да кышын чаңгы, чана шуып кинәнгән халык, инде яз аена керсәк тә, ял көннәрендә чаңгы юлларыннан кайтып керми. Узган шимбәдә дә Саба үзәгендә чаңгы сезоны ябылу уңаеннан, бу спорт төрен үз иткән райондашларыбыз ярыш мәйданына җыелды. Бәйгедә үз яшь категорияләре буенча 8 төркемгә берләшкән 70тән артык спортчы катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, 2001 елгы һәм алардан яшьрәкләр арасында иң беренчеләрдән булып финишка Рөстәм Галләмов һәм Динә Галләмова килде, 1999-2000 елгылардан Зөлфәт Вахитов белән Гөлназ Вахитовага тиңнәр табылмады, Илназ Габдерахманов, Алинә Шәехова (1997-1998 елгылар), Булат Мусин, Диләрә Сәлахова да (1995-1996) пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. 19-30, 30-40, 40-45 яшьлекләр арасында Руслан Миңнеголов, Алинә Миңнеголова, Илдар Миңнеголов, Гүзәлия Фәтхерахманова, Дамир Шакирҗанов, Дания Вахитова ярышта беренче булдылар. Ә иң өлкән чаңгычылардан җиңүчеләр дип Әмин Миңнеголов һәм Әлфия Шәйдуллина танылды. Шулай итеп, быелгы сезон тәмам. Киләсе кышларны да исән-имин каршы алып, чаңгы юлларын бергә-бергә иңләргә язсын.

Илмира Галимуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба спорт