Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

24-25 яшьлек өч егет 38 млрд сумлык наркотик белән тотылган

Татарстан наркополицейскийлары Казанда, Уссурийскида һәм Новосибирскида дүрт складтан синтетик наркотикларның бик зур партиясен табып алганнар. Аннан 20 тоннага якын спайс җитештерергә мөмкин булыр иде. Нәтиҗәдә 23 кеше кулга алынган. Җинаятьчел төркем белән IT-өлкәдә судагы балык кебек йөзгән 24-25 яшьлек өч егет идарә иткән. Егетләр зур булмаган интернет-магазин аша эш йөрткәннәр....

Татарстан наркополицейскийлары Казанда, Уссурийскида һәм Новосибирскида дүрт складтан синтетик наркотикларның бик зур партиясен табып алганнар.
Аннан 20 тоннага якын спайс җитештерергә мөмкин булыр иде. Нәтиҗәдә 23 кеше кулга алынган. Җинаятьчел төркем белән IT-өлкәдә судагы балык кебек йөзгән 24-25 яшьлек өч егет идарә иткән.
Егетләр зур булмаган интернет-магазин аша эш йөрткәннәр. ФСКН хезмәткәрләре аларның эзенә төшеп, былтыр көз көне үк җинаятьчел төркемнең җиде гади әгъзасын һәм бер лидерын җавапка тарткан булганнар. Әмма эш моның белән тукталып калмаган. Наркополицейскийлар тиздән тагын да зуррак җинаятьчел челтәрнең эзенә төшкәннәр. Кулга алынган 23 кешенең өчесе Урта Азия кешеләре. Төп табыш Россиядә дә түгел, Урта Азиядә дә түгел, Эстониягә китә торган булган. Чөнки җинаятьчел челтәрне оештыручы шуннан торып идарә итә икән. Наркополиция хезмәткәрләре аны эзли.
Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X