Саба таңнары

3 октябрь – Татарстанда урман утырту көне

3 октябрьдә Татарстанда урман утырту көне буларак игълан ителде. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы ике кишәрлектә - шәһәр яны урманчылыгы территориясендә Кадыш бистәсе янында һәм Боровое Матюшино урман массивы тирәсендә узачак. Министрлык дәүләт учреждениеләренә, идарә тармакларына, белем бирү биналарына акциядә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән....

3 октябрьдә Татарстанда урман утырту көне буларак игълан ителде.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы ике кишәрлектә - шәһәр яны урманчылыгы территориясендә Кадыш бистәсе янында һәм Боровое Матюшино урман массивы тирәсендә узачак.

Министрлык дәүләт учреждениеләренә, идарә тармакларына, белем бирү биналарына акциядә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре агач утыртуда һәм киңәш бирүдә ярдәм итәчәк.

Агач утырту эше 9:00 сәгатьтә башлана, дип җиткерде министрлыкның матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Реклама


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: