Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

300дән артык бизнесмен "Маркетплейсларның көзге марафоны"нда стартка кадәр теркәлде

OZON, Wildberries һәм KazanExpress сәүдә мәйданчыкларында эшнең нечкәлекләренә эшмәкәрләрне 2021 елның 7 ноябренә кадәр узачак "Маркетплейсларның көзге марафоны" вакытында өйрәтәчәкләр. Марафонга 300дән артык бизнесмен теркәлгән, теркәү вакыты бүген тәмамлана, - дип хәбәр итә оештыручыларның матбугат хезмәте.

Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев билгеләп үткәнчә, эшкуарларның маркетплейслар аша сәүдә белән кызыксынуы көннән-көн арта бара.

"2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 4 тапкырга диярлек арткан, анда Татарстаннан 13 меңгә якын интернет-кибет теркәлгән. Без инде Идел буе федераль округы һәм Россиядә уртача үсеш темплары белән чагыштырганда төбәктә eCom тармагының алгарышлы үсешенә ирешә алдык. Яңа марафон - тагын бер гамәли инструмент, ул эшмәкәрләргә онлайн-сәүдә мөмкинлекләре турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Бушлай нигездә аларга иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдир итәчәкләр, кураторлар һәм компетентлы белгечләрнең шәрехләребелән тәэмин итәчәк", - диде Абдулганиев.

Ул искәрткәнчә, "Маркетплейс.Легко" ЦЭТтан беренче 30 көнлек марафон быелның апрелендә узды - ул вакытта 800 дән артык Татарстан эшмәкәрләре маркетплейсларда уңышлы сатулар башлады.

"Маркетплейс.Легко" ЦЭТ башкарма директоры Инесса Яруллина марафон файдага һәм үз-үзен эш белән тәэмин итә дип саный. Иң мөһиме - барлык биремнәрне үтәү һәм товар карточкаларын йөкләүөчен сатарга продукциянең булуы.

"Беренче марафонда без катнашучылар өчен өч вебинар уздырдык, анда OZON төзелешен сөйләделәр. Аннары эш өчен методик материаллар тапшырдык. Яңа, көзге марафонда, эшкуарларга белем бирү платформасына керү мөмкинлеге биреләчәк, анда алар сату технологияләре белән дә, маркетка чыгу буенча барлык адымнар белән дә тулысынча таныша алачак. Моннан тыш, бүләккә - Wildberries һәм KazanExpressка чыгу буенча тагын ике укыту модуле тапшырылачак. Платформада практик биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Соңыннан без материалларны марафон каналында өйрәтүче "методичкалар" һәм чек-битләр буенча беркетәчәкбез. Махсус чатта эшкуарларга кураторлар ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Яруллина.

"Маркетплейсларның көзге марафоны"нда катнашуга гаризаны чараның рәсми сайтында бирергә мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев