Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30дан артык кешене үтергән маньякны табучыга бер миллион сум акча вәгъдә итәләр

Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән, Казан шәһәрендә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче 30 дан артык пенсионер ханым үтерелгән. Җинаятьче, аларның ышанычыннан файдаланып, үзен торак милекчеләре ширкәте яки социаль хезмәтләр вәкиле дип тәкъдим итеп, фатирга үтеп кереп аларны буа торган булган, аннары акчаларын урлаган. Җинаятьчене эзләүдә тикшерү органнары халык ярдәмен...

Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән, Казан шәһәрендә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче 30 дан артык пенсионер ханым үтерелгән. Җинаятьче, аларның ышанычыннан файдаланып, үзен торак милекчеләре ширкәте яки социаль хезмәтләр вәкиле дип тәкъдим итеп, фатирга үтеп кереп аларны буа торган булган, аннары акчаларын урлаган.
Җинаятьчене эзләүдә тикшерү органнары халык ярдәмен сорый. Аның тышкы кыяфәте 20-30 яшь, буе 170-175 см., карасу төстәге капюшонлы кыска куртка, кара чалбар кигән һәм аягында спорт кедалары.

Тикшерүчеләргә җинаятьчене ачыклауда файдалы мәгълүмат белән булыша алучыларга 1 миллион сум күләмендә акчалата премия түләнәчәк. Конфиденциальлек гарантияләнә. 02 яки 8(843) 221-74-29 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта РФ Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев