Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

350 бала җинаять корбаны булган

2013 нче елда тикшерүчеләр тарафыннан балалар һәм үсмерләргә мөнәсәбәттә кылынган 600ләп җинаять эше тикшерелгән (Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Балигъ булмаган балаларны җинаятьчел гамәлләрдән яклау мәсьәләләре - җәмгыятьнең, шул исәптән тикшерү органнарының да, игътибар үзәгендә - Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев бүген...

2013 нче елда тикшерүчеләр тарафыннан балалар һәм үсмерләргә мөнәсәбәттә кылынган 600ләп җинаять эше тикшерелгән

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Балигъ булмаган балаларны җинаятьчел гамәлләрдән яклау мәсьәләләре - җәмгыятьнең, шул исәптән тикшерү органнарының да, игътибар үзәгендә - Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев бүген шулай дип белдерде.

Казанның "Корстон" комплексында ТР буенча Тикшерү идарәсенең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы коллегия утырышы узды.

2013 нче елда тикшерүчеләр тарафыннан балалар һәм үсмерләргә мөнәсәбәттә кылынган 600ләп җинаять эше теркәлгән.П.Николаев сүзләренчә, былтыр балигълык яшенә җитмәгән 350 бала җинаять корбаны булган. Мисал өчен, Алентьевка карата тикшерелгән җинаять эше буенча бу затның балаларга мөнәсәбәттә дүрт көчләү гамәле кылганы исбатланган. Җинаятьче 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X