Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

6 июньдә һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк

Җил - көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача.

6-нчы июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән азрак яңгыр явачак, аерым районнарда яшен фаразлана. Җил - көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача, яшенле яңгырлар вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәю мөмкин. Төнлә +14-16 градус, көндез +19-21 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгырлар явачак, урыны белән көчле явым-төшемнәр фаразлана, кайбер районнарда - яшенле. Җил - көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача, яшенле яңгырлар вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +19...+24 градус булачак.

Якшәмбе көнне, 7-нче июньдә, Татарстанда тагы яңгырлар көтелә, урыны белән көчле булачак, яшеннәр дә фаразлана. Җил - көньяк-көнчыгыштан, уртача, яшенле яңгырлар вакытында секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төнлә +10...+15 градус, көндез +20...+25 градус булачак.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев