Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

74 яшьлек пенсионер әби үзенең картын самовар белән башына сугып үтергән

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән дип фаразлана. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан...

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән дип фаразлана. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән.

Моңа кадәр хөкем ителгән абыйлы-энеле ир-атларның табында 16 февраль көнне килеп чыккан ызгыш-талашы да начар тәмамланган. Яр Чаллының шул ук микрайонында сәгать 2.00дә 26 яшьлек Чаллы егетен фатирыннан хастанәгә алып киткәннәр. Аның күкрәк читлегенә пычак белән яра салынган булган. Җинаять кылуда шик белән зыян күрүченең 31 яшьлек туганы тоткарлана. Әлеге ир-ат көтелмәгәндә килеп чыккан ызгыш вакытында үзенең туганын пычак белән яралавын таныган. Ызгыш алдыннан алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән булган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев