Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан үткәрү көннәрен төбәкләр үзләре билгеләячәк

Россия регионнарына мәҗбүри тапшырыла торган ике фәннән генә имтихан үткәрү турында тәкъдим җибәрелгән.

РФ Мәгърифәт министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт уку предметлары буенча ТДИ үткәрү срокларын, ә имтихан үткәрү көннәрен төбәкләр үзләре билгеләячәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев социаль челтәрдә трансляцияләнгән ТАСС брифингында сөйләде.

«Уңай һәм начар эпидемиологик хәлле төбәкләр бар. Киңәшләр төзеп, без мобильлек күрсәттек һәм хәзер карар әзерлибез. Төбәк дәүләт имтихан комиссиясе имтихан үткәрү вакытын коронавируска каршы көрәш штаблары белән килештереп, уку елы тәмамланганнан соң, төбәктә ТДИ үткәрү көнен билгели», — диде Музаев.

Ул төбәкләргә мәҗбүри ике фәннән, рус теле һәм математикадан, сайлап алына торган имтиханнардан башка гына ТДИ үткәрү турында тәкъдим җибәрелүен искәртте.

Фото: архив/Василий Иванов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X