Саба таңнары

АБАУ! Испаниядә яхтада үле килеш Казан кызы табылган

5 июньдә Испаниядә яхтада үле килеш табылган ике кешенең исемнәре билгеле булды. Алар - 28 яшьлек Ләйлә Солтангәрәева һәм 48 яшьлек Стефано Бертона. Социаль челтәрләрдәге профильләренә караганда, Ләйлә чыгышы белән Казаннан булган, Мәскәү дәүләт идарә университетында белем алган. Аның юлдашы исә Генуяда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, дип яза "Лайф".

Миланның "Коррьере делла серра" газетасы китергән мәгълүматларга караганда, алар Испаниядә ял иткән. Каталониядәге яр буендагы рестораннарның берсендә кичке аш ашаганнан соң, алар арендага алынган яхтада икәүдән-икәү калган.
Фаразларга караганда, алар ис тиеп үлгән. Мәетләргә иртән яхта хуҗасы тап булган. Яхтада алкоголь, наркотиклар һәм секс-уенчыклар табылган.

http://matbugat.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: