Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Абау! Парик һәм күзлек киеп, Казанда банк талаганнар

Җинаять шимбә, 3 сентябрьдә, кылынган. Башкаладагы "Татсоцбанк"ның талануын "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин да раслаган.

Аның сүзләренчә, урында тикшерү-оператив төркем эшли. Җинаятьнең барлык нечкәлекләре - талаучылар саны, урланган сумма ачыклана.
Банкның Губкин урамындагы офисы иртән таланган, диелә. Талаучы банк хезмәткәре артыннан кергән һәм пычак белән янап, сейфтан акча урлап качкан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ике миллион сум чамасы акча урланган.
Һөҗүм итүче парик һәм күзлектән булган, дип тә әйтелә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
"Татсоцбанк" әлегә бернинди дә аңлатма бирмәгән.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев