Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ач торырга да риза”.

Авыру алдан хәбәр биреп килми. Гүзәл Абдуллина башкаларга ярдәм итеп, аларның авыруларын үз йөрәге аша кичереп, бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтер өчен бар көчен куеп тырышып эшләп йөри. Инде менә үзләренә ярдәм кирәк. Гүзәлнең Арча районындагы Күпербаш авылында гомер итүче әнисе Дилүзә Абдуллинага табиблар яман шеш диаг­нозы куйган. Болай...

Авыру алдан хәбәр биреп килми. Гүзәл Абдуллина башкаларга ярдәм итеп, аларның авыруларын үз йөрәге аша кичереп, бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтер өчен бар көчен куеп тырышып эшләп йөри. Инде менә үзләренә ярдәм кирәк. Гүзәлнең Арча районындагы Күпербаш авылында гомер итүче әнисе Дилүзә Абдуллинага табиблар яман шеш диаг­нозы куйган.

Болай булыр дип башка да килмәде

Гүзәл - гаиләдә бердәнбер ба­­ла. Дөньяга авыру булып кил­гән ул. "Ике теземнән аякларым бө­гелми, - ди Гүзәл. - Әти белән әнигә табиблар кабат бала табарга рөхсәт итмәгән. Мине дә озак яшәмәс дип әйтәләр". Әмма Абдуллиннар бирешми. Кечкенә кызчык та үҗәтләнеп яшәргә тырыша. Гүзәлнең йөреп китүе дә әти-әнисе өчен көтелмәгән вакыйга була. Башкалардан аерылып торуы аркасында күп яшь түгәргә туры килә аңа. Әмма Гүзәл кеше сүзенә карамыйча яши башлый. Авыруым бар дип тормый, ярдәмгә мохтаҗ ке­ше­ләр табып, аларга булышу эшенә алына. Социаль челтәрләрдә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү өчен, төркемнәр төзи. Ул чакта үз әнисен савыктырыр өчен акча җыярга туры киләсен күз алдына да китерми.

Вакытында барган булсак...

Быелның 15 маенда Дилүзә ханымга операция ясыйлар. Аналыкларын алып ташлыйлар, әм­ма бер яктагы күкәйлеген калдыралар. Операция бик катлаулы һәм озак бара. Ул чакта табиб­лар Дилүзә ханымда ниндидер шеш күреп ала. Әмма куркыныч дип әйтмиләр. Шулай да кисәтеп куялар: биш көннән гистология анализлары әзер була, килеп алырга туры киләчәк. Дилүзә ханымның исә хаста­ха­нәгә кабат аяк та басасы килми. Операция ярасы төзәлмичә тилмертсә дә, ул кабат Казанга бармый.


"Әнигә анализлары турында искә төшереп тордым. Үзем генә дә юлга чыгып китмәкче идем, әни каршы килде. Шуннан соң озак уйлап тормадым, машина йөртү таныклыгына укырга кердем. Авырыйм, дип өйдә дә утырып булмый. Һаман саен такси чакырту да кыйммәткә төшә. Әни­нең 9 мең сум пенсиясе, әти­нең 7 мең сум хезмәт хакына көн кү­рәбез. Әнине дә йөртмичә булмый, үземә дә еш кына юлга чыгарга туры килә. Укып бетереп таныклык алдым. Менә шунда әнигә тагын бер кат хастаханә турында әйттем. Тә­вәккәлләп юлга чыгып киттек. Ул көнне мәңге оныта алмам кебек. Табиблар әнигә: "Сез­дә - яман шеш", - дип тутырып әйтте. Әйтерсең, бөтен дөнь­ям­ның асты өскә килде ул чакта, - дип искә ала Гүзәл. - Шун­нан соң безне химия терапиясе алырга дип җибәрделәр. Әмма анда чират иде. Ике тапкыр химияне ясата алмыйча кайт­тык. Әниемнең бөерләре эшләми башлады. Тик­шеренә торгач, бавырында метастаз барлыгын ачыкладылар. Әгәр вакытында барган булсак..."


Хәзер химия ярдәмендә шеш­нең үсүен туктатмакчылар. Әгәр беразга булса да киметә алсалар, Дилүзә ханымны тагын бер катлаулы операция көтә. "Әниемә 53 яшь кенә әле. Диагнозы турында бик үк аңлап та бетерми. Бавырдагы метас­тазының бик үк куркыныч булмавы өмет бирә. Әнием авырый башлагач, бөтенләй кайгыга баттым. Аны югалтасым килми. Әтигә дә авыр. Ничек яшәр ул әнисез? Ә мин нишләрмен? Шуңа да әниемне терелтәсем килә. Гаиләбезгә зур сынау килде. Әмма без аны узарга тиеш", - ди Гүзәл.


22 яшьлек кыз дин юлына бас­кан, көн-төн әнисенә сәла­мәтлек сорап дога кыла. "Әнием өчен акча җыя башладым. Чит ил клиникасыннан хат килде инде. Анда әнине көтәләр. Тикше­рен­гән өчен генә дә 400 мең сум акча сорыйлар. Андый акчабыз юк. Кешедән ярдәм сорарга туры килә. Үзем ач торырга да риза, әнигә генә ярдәме булсын. Аны авыру кочагыннан йолып аласым килә", - ди Гүзәл.

Дилүзә Абдуллинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:


Киви кошелек +79520489638

Карта Сбербанка 4276 6200 2399 9091 Получатель Мирзанур М .

Яндекс деньги 410014049776795
Номер для пополнения +79520489638

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев