Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Адмирал"дагы янгын турындагы эш буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре кулга алынды

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре, элек хөкем ителмәгән Галия Исаева ике айга - 15 майга кадәр кулга алынды. Бүген Казанның Совет районы суды шундый карар чыгарды. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре 15 мартта "Адмирал"дагы янгын турындагы эш буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган иде. Ул РФ Җинаять кодексының 293нче маддәсе...

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре, элек хөкем ителмәгән Галия Исаева ике айга - 15 майга кадәр кулга алынды. Бүген Казанның Совет районы суды шундый карар чыгарды.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре 15 мартта "Адмирал"дагы янгын турындагы эш буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган иде. Ул РФ Җинаять кодексының 293нче маддәсе 3нче частендә ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән эшкә салкын карау") күздә тотылган җинаять кылуда шикләнелә.
Тикшерүче судтан Исаеваны 2015 елның 15 маена кадәр сак астында тотуны сорады. Аның фикеренчә, тоткарланучы тикшерүчеләр һәм судтан кача, дәлилләрне юкка чыгара һәм җинаять эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкин.
Прокурор тикшерүчене тулысынча хуплады һәм тоткарланучы зур яңгыраш тапкан авыр җинаять кылуда гаепләнә, диде. "Җинаятьнең авырлыгын истә тотып, ул тикшерүче һәм судтан качарга, тикшерүгә комачауларга мөмкин", - дип билгеләп үтте ул.
"Тикшерүче дәлилләре белән килешмим. Үземне гаепле дип санамыйм. Административ регламент нигезендә эш иттем", - дип белдерде үз чиратында шикләнелүче.
Галия Исаева сәламәтләгенә зарланды һәм кичә сорау алган вакытта үзен начар хис итүен сөйләде - аның кан басымы күтәрелгән. Шуңа бәйле рәвештә ул үзен сак астында тотарга ярамауны әйтте. Исаеваның адвокаты гаепләүне дәлилсез, фаразларга корылган дип атады. "Бина реконструкцияләнүне раслаучы дәлилләр юк", - дип белдерде ул һәм судтан Исаеваның сәламәтлеген истә тотарга үтенде.
"Ике һәм аннан күбрәк кеше янгын аркасында һәлак булган. Биредә Исаеваның катнашы барлыкны әйтү авыр", - дип билгеләп үтте икенче адвокат.
Тоткарланучы журналистларга сөйләгәнчә, тикшергән вакытта ул бинаны реконструкцияләүне күрмәгән, бары ремонтны гына - стеллажлар өчен җиңел конструкцияләнгән монтажланган. Ул ассызыклаганча, тикшерү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан түгел, ә прокуратура мөрәҗәгате үткәрелгән.
"Бинадан файдаланган кешеләр гаепле", - дигән фикердә Г.Исаева.
Тикшерүнең башлангыч версиясе буенча, 2013 елда прокуратура таләбе белән арендатор - "Заря" ҖЧҖ тарафыннан Казанның Клара Цеткин урамында урнашкан "Адмирал" сәүдә йортыннан файдаланган вакытта шәһәр төзелеше законнарын һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәү буенча тикшерү үткәрелгән.
Исаева объектка бара һәм дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруны һәм эшләрне башкаруга рөхсәт бирүче документлар алуны таләп итүче реконструкция билгеләре күренми дигән нәтиҗә ясый. Шул ук вакытта шикләнелүче бина параметрларын, аның өлешләрен һәм инженер-техник тәэмин ителешне үзгәртүне ачыклауга юнәлдерелгән нинди дә булса чаралар күрми. Нәтиҗәдә ул прокуратурага инспекциядә планнан тыш тикшерү үткәрү өчен җитәрлек дәлил юклыкны күрсәтеп хат юллый.
Искәртеп узабыз: 11 март көнне Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге территориясендә янгын чыкты. Җимерелүләрнең гомум мәйданы 12 мең квадрат метрны тәшкил итте. Янгында 17 кеше һәлак булды, аларның шәхесләре билгеле. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике кеше хәбәрсез югалган санала. Казан медицина учреждениеләрендә янгында зыян күргән 14 кеше дәвалана.
"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерү кысаларында "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе, сәүдә комплексы арендаторы Гусейн Гахрамвнов, аның куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары Николай Каекин һәм бина хуҗаларының берсе, "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ генераль директоры Роберт Хәйруллин кулга алынды. Тикшерүчеләр бинаның тагын бер хуҗасы - "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Алексей Семинның кайда икәнен ачыклый. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре Галия Исаева тоткарланды. Сәүдә үзәге арендаторына карата дәгъва гаризасы буенча башкарма производствоны туктаткан пристав Минзилә Сафина эзләүгә игълан ителде.
«Татар-информ», Надежда Гордеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X