Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерылган иргә карама...

Язмышымдыр инде, үз гомеремдә ике тапкыр кияүгә чыгып, берсеннән дә уңмадым.

Беренче ирем Мөдәррис иң яхшы дип йөргән дустым белән хыянәт итте. Гафу итәргә теләп, бәлки онытылыр әле дип, бергә яшәвебезне елга якын дәвам иттек әле. Әмма нәрсә генә димәсеннәр, хыянәт онытылмый икән ул. Кара каршы утырып чәй эчкәндә дә, бер юрган астына кереп ятканда да, икебезнең арада тәки теге хатын тора сыман. Миңа болай да авыр чакта хыянәт итте бит ирем. Бәлки шул да нык тәэсир иткәндер. Әни, озак кына вакыт авырып, урын өстендә ятты безнең. Әле ярый янында энем гаиләсе яши. Килен белән икесе тәүлек әйләнәсе диярлек карап, күзәтеп тордылар үзен. Без дә, кулдан килгәнчә, ярдәм итеп яшәдек инде. Даруларын, урын-җир кирәк-ярагыннан аермадык. Киленгә артык авыр булмасын дип, ялларда баргалап та кунгаладык. Төн эчендә генә дә берничә тапкыр торып карарга кирәк, аннан эшкә китәсе бар. Әле алай да сүзләмәде инде, анагызны кайтып карагыз яисә алып китегез, дип ачуланышмады. Ни дисәң дә, үз анасы түгел бит ул аның. Әйтсә дә, берни эшли алмыйсың. Әнкәйнең хәле яхшыруга таба бармады инде. Белеп яшәдек. Нык начарайгач, мин эштән ял алып, гел шунда гына булырга тырыштым. Яныннан китмәдем дә диярлек. Бер-ике генә көнгә өйгә кайтып киләм дә, кабат әнкәй янына китәм. Никадәр начар булса да, хастаханәгә алып китеп яткырудан да файдасы юк иде шул аны. Соңгы берничә көнен авылыбыз фельдшеры ясаган уколлар белән генә торды инде ул болай да.


Мин аңкы-миңке томан эчендә йөргәндә, ир аулакта вакытын бушка уздырмаган булып чыкты. Бер кичне, "дустым" үзе безгә килгән. Минем өйдә юк икәнне белә иде инде ул, юри шулай эшләгән. Ул көнне әллә нәрсә булмаган да аларның. Тегесен-бусын сөйләшеп алганнар да, чыгып киткән ул. Икенче көнне: "Кая, Саҗидә өйдә булмагач, ашарга пешерүче дә юктыр. Ир-ат ач яши алмый бит ул", - ди-ди шулпа куеп җибәргән. Җәйдән симертелеп, суеп катырылган бер бройлерын алып кергән әле. Ашарга пешерә-пешерә тәмам кызганнар, күрәсең. "Дустым" ул көнне үзенә кайтып та тормаган, ирем янәшәсендә минем урында йоклаган. Аш пешердем дигәч тә, үзен Саҗидәгә әйләндем дип уйлаган микән инде? Иремдә дә гаеп бар, билгеле. Әмма гаепнең зур өлеше теге хатында. Ул койрык болгап кермәсә, берни дә булмый кала иде. Ир дә ачтан үлмәс иде. Бер башына гына бәрәңге ярып та, токмач пешереп тә ашый алыр иде әле. Кулсыз яисә үз-үзен белештерми торган дивана түгел лә ул! Гафу итәргә теләп яшәгәнемне Мөдәррис белде. Үзенчә тырышкан да булды инде. Әмма мин булдыра алмадым шул. Бер ел эчендә әнине, 18 ел бергә яшәгән ирне, балачактан дуслашып йөргән дустымны югалттым. Ирем үкенде үкенүен, әмма теге хатын үзенең гаебен танымады да шикелле.
Мөдәрристән соң дүрт еллап үзем генә яшәдем. Туганнар, балаларым: "Менә дигән кеше бит син! Рәхәтләнеп кабат кияүгә чыгарлыгың бар", - дип тордылар. Баштарак бу турыда уйлыйсы да килмәде. Әмма вакыт барган саен ялгызлык үзен ныграк сиздерә шул. Нинди дә булса ашка, мәҗлесләргә барасы булса уңайсыз. Бар да парлы чөнки. Култыклашып киләләр алар, култыклашып кайтып китәләр. Ә син берүзең дөм караңгы өйгә кайтып керәсең дә, салкын урынга ятып йоклыйсың. Рәхәт түгел! Шуңа да Зөлфәт сүз каткач, баштагыча каршы төшмәдем. Ул вакытта ул аерылган, хатыныннан киткән иде инде. Берничә тапкыр очрашканнан соң, кавышырга булдык. Озаклап йөрешеп бер-беребезне сынарга бала-чага түгел бит инде.


Аңлашып кына яшәп киткән төсле идек инде. Мин дә бераз тынычланган күк булдым. Яшәүгә ямь өстәлде. Әмма аерылышкан булсалар да, Зөлфәт беренче хатыны белән элемтәләрен өзеп бетермәгән икән. Вакыты-вакыты белән шалтыратышып та торганнар, кунакка да баргалаган. Ахырда, аңлашып, кабат бергә булдылар алар. Беренче мәхәббәт, чыннан да, күгәрми күрәмсең. Зөлфәт белән без өч кенә ел яшәп алдык. Миннән китеп, кабат хатынына кайткач, уртак икенче балалары туды. Инде анысы да үсеп беткәндер. Шуңа да, хатыннарга әйтәсе килгән сүзем шул: аерылган ирләргә карама икән аны. Беренчедән, җүнле ирдән хатын китми ул. Икенчедән, минем хәлдәге кебек, аларның кабаттан кавышып куюы ихтимал.

Саҗидә, Кайбыч.

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев