Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары ил чемпионатында 91 нче тапкыр "Динамо" командасы белән очраша

Ике ай элек Мәскәү хоккейчылары җиңүгә ирешкән иде.

Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында бүген үз бозында Мәскәүнең “Динамо” командасы белән очраша.

Ил чемпионатында көндәшләр үзара барлыгы 90 тапкыр очрашкан: 37 матчта – “Ак Барс”, 46 уен “Динамо”ның җиңүе белән төгәлләнгән. Моннан тыш 7 уен тигез исәпкә төгәлләнгән.

Бу сезонда “Ак Барс” Мәскәүдә “Динамо” белән очрашты инде – 11 октябрьдәге уен “Динамо”ның буллит сериясендәге җиңүе белән төгәлләнде (3:2).

Хәзергә 42 уенда 65 очко туплаган “Динамо” КХЛның Көнбатыш конференциясендә – алтынчы, 40 уенда 73 очко җыйган “Ак Барс” Көнчыгыш конференциядә беренче урында бара.

“Татнефть Арена” боз сараендагы бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев