Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс"ның ике уенчысы Россия җыелмасына чакыру алды

Россия хоккей җыелмасының генераль менеджеры Андрей Сафронов командага яңа уенчылар чакырылу турындагы мәгълүматы белән уртаклашты. Ил җыелмасына СКАдан - 9 , ә "Ак Барс"тан 2 уенчы чакыру алган. "Дүшәмбе көнне җыелма команда СКАны Гагарин кубогы һәм алтын, ә "Ак Барс"ны көмеш медаль яулавы белән котлады, - ди Андрей Сафронов. -...

Россия хоккей җыелмасының генераль менеджеры Андрей Сафронов командага яңа уенчылар чакырылу турындагы мәгълүматы белән уртаклашты. Ил җыелмасына СКАдан - 9 , ә "Ак Барс"тан 2 уенчы чакыру алган.

"Дүшәмбе көнне җыелма команда СКАны Гагарин кубогы һәм алтын, ә "Ак Барс"ны көмеш медаль яулавы белән котлады, - ди Андрей Сафронов. - Инде бүген кайбер уенчылар өчен бәйрәм итү тәмамлана: кичкә Новогорскида 4 яшь хоккейчыны көтәбез. Алар - һөҗүмчеләр Виктор Тихонов, Антон Бурдасов һәм Александр Бурмистров, сакчы Роман Рукавишников. Иртәгә җыелма командада тагын 7 яңа уенчы шөгыльләнә башлый. Һөҗүмчеләр - Илья Ковальчук, Вадим Шипачев, Евгений Дадонов, Артемий Панарин, сакчылар Евгений Медведев, Антон Белов һәм Максим Чудинов", - дип Сафронов сүзләрен китерә Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: ил җыелмасы дөнья чемпионаты алдыннан соңгы ике матчны 24 һәм 25 апрельдә Мытищи шәһәрендә Швеция командасы белән уздыра.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев