Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксакаллар шурасы Сабан туенда исерткеч эчемлекләр сатылуга каршы

Кичә ТР МДНнең Аксакаллар шурасы чираттагы утырышын үткәрде. Шура рәисе - Нурлат районы имам-мөтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге киңәшмәдә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов белән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Җыелышта шураның яңа сәркатибе сайланды: бу вазыйфаны хәзер Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин башкара. Шулай ук аксакаллар мөфтигә берничә төрле...

Кичә ТР МДНнең Аксакаллар шурасы чираттагы утырышын үткәрде. Шура рәисе - Нурлат районы имам-мөтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге киңәшмәдә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов белән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.

Җыелышта шураның яңа сәркатибе сайланды: бу вазыйфаны хәзер Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин башкара. Шулай ук аксакаллар мөфтигә берничә төрле мөрәҗәгать белән чыгарга килештеләр. Әлеге оешмадагылар республиканың ике төп мәчетендә - Кол Шәрифтә һәм Ак мәчеттә тәүлек дәвамында Коръән укылырга тиеш дип саный. Икенчедән, өлкән яшьтәге хәзрәтләр милләтебезнең күркәм бәйрәме - Сабан туе көннәрендә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүне тыярга өнди. Моннан тыш, алар һәр районда мөселман балалар бакчаларын ачарга кирәклеген белдерә.

Сөйләшү барышында Аксакаллар шурасының эшләрен оештыру хакында да сүз булды. Аксакаллар һәр мөхтәсибәттә шура әгъзасын сайлау рәвеше буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев