АКШ президенты Дональд Трамп Русияне Сүриядә оештырылачак ракет һөҗүменә әзерләнергә чакырды.
Бу хакта ул Русия ягының америка ракетларын бәреп төшерү турындагы белдерүенә җавап буларак үзенең Твиттерында язды.
"Русия, әзерлән, чөнки алар яхшы, яңа һәм төгәл очып киләчәк", диде Трамп. "Кешеләрне үтерүдән ләззәт алучы хайван-үтерүче белән хезмәттәш булырга ярамый", дип өстәде ул.
Фото: https://www.azatliq.org


Нет комментариев