Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев казанышларын халык югары бәяләвен билгеләп узды.

Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.

Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.

«Бүген күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, „Ватан алдындагы казанышлар өчен“ ордены Тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачыла. Республика өчен бу истәлекле көе», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу вакыйганың ТАССРның 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Татарстан халкы моны югары бәяли. Минтимер Шәймиев проектларны уңышлы тормышка ашырды», — диде.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартыннан чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен билгеләү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Герое исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевкә Хезмәт Герое алтын медале 2017 елның 28 апрелендә тапшырылды.
Бюст каршындагы мәйданда театральләштерелгән пролог сәхнәләштерелде, бәйрәм концерты үтте.

Аннары кунаклар «Бабайда кунакта» ял паркын әйләнеп узды. Ул Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган. Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X