Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Заһитова 31 мартта Казанда чыгыш ясаячак

18 яшьлек спортчыдан тыш, «Чемпионнар — бозда» дигән тамашада үсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Александра Трусова, Гран-при финалы җиңүчесе Алена Косторная һәм ике мәртәбә Россия чемпионы Анна Щербакова да катнашачак.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 31 мартта Казанда узачак «Чемпионнар — бозда» дигән боз тамашасында катнашырга ниятли.

Әле күптән түгел генә спорт карьерасын вакытлыча туктатып торуы турында игълан иткән 18 яшьлек спортчыдан тыш, «Чемпионнар — бозда» дигән тамашада үсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Александра Трусова, Гран-при финалы җиңүчесе Алена Косторная һәм ике мәртәбә Россия чемпионы Анна Щербакова да катнашачак.

Бозга шулай ук Камилә Вәлиева, Элизабет Турсынбаева, Морис Квителашвили, Даниил Самсонов, Диана Дэвис, Глеб Смолкин һ.б. танылган фигуралы шуу осталары чыгачак.

Шоу «Татнефть Арена» Боз сараенда узачак.

Фото: архив/Абдул Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X