Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алтын каләм» бәйгесе старт ала

XXV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 11-15 август көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында узачак.

«Алтын каләм»дә 10-20 яшь аралыгындагы булачак журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнаша ала. Медиасфера профессионаллары белән эшләргә, үз газетасын, телевизион программасын булдырырга теләүче яки инде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бюджет урынында белем алырга те­ләү­челәрне 20 июльгә кадәр «Алтын каләм» фестивале ни­гез­ләмәсендә күрсәтелгән шарт­лар нигезендә гариза бирергә чакырабыз. Быелгы фестивальнең төп яңа­лы­гы ул — юнәлешләрнең үзгәрүе. Быел «SMM» һәм «Видео­блогинг» юнәлешләре өс­­тәл­де. Бу исә төрле соци­­аль челтәрләрдә (Vk, Instagram, TikTok, YouTube) аккаунтларны үстерү белән шөгыльләнүчеләргә һәм социаль челтәрләрдә видеоконтент җитештерү белән мавыгучылар өчен шәп яңалык! Фестивальнең алты төп темасы да сайлап алынды: «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»; «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы»; «Фестивальгә 25: бары алга!»; «XXI гасыр журналисты»; «Татарстан Республикасының яшь­ләр сәясәте». Гадәттәгечә, фестивальнең төп җиңүче­ләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бирелгән грант ярдәмендә Казан федераль университетына «Журна­листика» белгечлегенә укыр­га керә алачак! Моннан тыш, катнашучыларның һәр­кай­сы үз муниципаль берәм­лек­ләренең хакимият органнары басмаларында һәм матбугат хезмәтләрендә стажировка узу мөмкинлеге белән дә бүләкләнәчәк.

Положение

Заявка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев