Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Америка татарлары: бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез

Америкада яшәүче Гүзәл ханым Закирова белән “Саба таңнары”ның инстаграм бите аша таныштык. Аның бер фото астына “Ә безнең Орландо шәһәрендә менә болайрак...” дип башланган комментарие игътибарны җәлеп итте. Аралаша башладык. Саба белән Орландоны (АКШ) 8 мең чак­рым аерып торса да, яңа танышым, әйтерсең, күрше авылда гына яши. Бик җиңел аралашып киттек. Шунысы гына бераз кыенлык тудырды – бездә көн булганда, аларда караңгы төн икән.

undefined

Гүзәл ханымны (instagram.com/zakirova4524) Саба тумасы дисәк тә була. Әнисе Сәвия апа- Мәртен авылыннан. Шуңа да аңа бу яклар бик якын һәм кадерле, ул якыннарының каберенә зиярат кылырга, күрше-күлән, туганнарының хәлен белергә Саба якларына еш кайтып килгәли. Инде үзе турында үзен сөйләтик, булмаса. Якташыбыз океан артына каян, ничек барып чыккан соң?

undefined

– Мин үзем Казанда туып үстем, шунда тормыш кордым. 2005 елда улым Адель Америкага барып урнашты. 10 ел Флорида штатында башта Майами, аннары Орландо шәһәрендә яшәде.Тагын бер елдан татар кызы белән танышып, гаилә корып җибәрделәр. Ралина үзебезнең Казан кызы булып чыкты. Казанда бер урамда яшәгәнбез, балалар бер үк поликлиникага, кибетләргә йөргәннәр, бер паркта ял иткәннәр. Әмма юллары бер дә кисешмәгән. Язмыш аларны чит җирләрдә очраштырган. 2010 елда Казанга ялга кайткач, никах укыттылар. 2017елны улым Адель Филадельфия шәһәренең (Пенсильвания штаты) данлыклы Drexel университетын тәмамлады. Әйбәт укыды. Хәзер зур юридик компанияда хезмәт куя. Киленем Ралина медицина университетын тәмамлап, стоматолог булып эшли. 2013 елда мин дә балалар янына килеп урнаштым. 18 август 2017 ел. Бу көнне мәңге онытмыйм. Мәртен авылында яңа мәчеттә беренче азан яңгырады. Шул ук көнне Адель белән Ралинаның уллары Әдәм туды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев