Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Кондратьев турыдан-туры эфирда татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк

Трансляция 9 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев турыдан-туры эфирда татарстанлыларның алда торган сайлаулар турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми бергәлегендә хәбәр ителә.

Онлайн-очрашу 12:00 дә башлана. Кондратьев республикада сайлауларның ничек узачагы, Covid-19 ның сайлау процессына һәм яңалыкларга йогынтысы турында сөйләячәк. Трансляция сылтама буенча узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары өч көндә 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, сайлаулар көннәрендә татарстанлылар смартфоннарны ота алачак.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев