Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Археологлар «Нинди хайваннар яшәде икән монда?» – дияр

Табигатьне саклау турында безнең илдә бертуктаусыз гөҗләп-чырылдап, сайрап торалар. Агачтагы чыпчыклар кебек. Тик моңа илтифат итүче генә юк. Безнең бала-чагага багыгыз! Туңдырманы уң кулына алса, сул кулы белән кургаш упаковкасын салдырып, аны асфальтка ташлый. Әбәзәтелни! Мәктәп укучысының кирәкмәгән кәгазен үз теләге белән чүп савытына илтеп салганын берәрегезнең күргәне бармы? Юктыр...

Табигатьне саклау турында безнең илдә бертуктаусыз гөҗләп-чырылдап, сайрап торалар. Агачтагы чыпчыклар кебек. Тик моңа илтифат итүче генә юк. Безнең бала-чагага багыгыз! Туңдырманы уң кулына алса, сул кулы белән кургаш упаковкасын салдырып, аны асфальтка ташлый. Әбәзәтелни! Мәктәп укучысының кирәкмәгән кәгазен үз теләге белән чүп савытына илтеп салганын берәрегезнең күргәне бармы? Юктыр шул! Ә тәмәке тартучылар, шешә бушатучылар... Алары да озак уйлап тормый - кирәкмәгән төпчекләрне, бушаган шешәләрне балконнанмы, машинаданмы - теләсә кайдан урамга тондыра. Бездә һәр катлам әйләнә-тирә мохитне йә көллек, йә чүп савыты итеп куллана. Үзенә кирәкмәгән нәрсәне безнең кеше ташлый: җиргә, суга, һавага. Ә табигатьнең җаны һәм ул җанның рәнҗеше бар икәнен безнең халык уйламый. Гомумән, Рәсәй кешесе андый бөек материя хакында баш ватып тормый ул. Ташлады һәм вәссәлам!
Ничектер шулай Финляндиядән килгән татар кешесе белән такси алып дачага юл тоттык. Шофер баштарак тәмәкесен кабызып, төпчекләрен тәрәзәдән юлга ташлап барды. Бездә гадәти хәл, ләкин кунагыма бу әдәпсезлек ошамады булса кирәк. Ә инде дачага җитәрәк, шоферның минераль судан бушаган шешәсен тәрәзәдән урамга томыруын күргәч, милләттәшем түзмәде:
Туктатыгыз машинаны! - дип кычкырды ул шоферга.
Рульдә утыручы берни аңламый тормозга басты. Кунак гарьлегеннән акчасын панельгә ташлап, тиз генә кабинадан чыгып, юл кырыена атлады. Мин дә аңа иярдем.
- Сездә табигатьне болай мәсхәрәләү табигый эшме? - дип сорады ул, ярсуын көчкә тыеп. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, кызарып тордым.
Әле ул тәрбияле адәм бездәге башка шундый галәмәтләр турында хәбәрдар булып өлгермәгән иде. Тәүлек буена янган газ факеллары, Идел-Чулман, башка елга-күлләргә бертуктаусыз агып торган пычрак нефть калдыклары, тирес ташкыннары, шәһәрләр читендә гел үсеп торган чүплек «Казбек»лары, «Альп»ларын күрсә, һуштан язар иде ул, валлаһи!.. Бездә адәм табигатьне фәкать үз файдасына кулланып, «Миннән соң дөмекмәгәе!» принцибы белән яши. Җир шарының язмышы, киләчәк буыннар турында уйлау безнең баш миенә салынмаган. Алай гына да түгел: мондый уйланулар безнең башны авырттыра. Анальгин эзли башлыйбыз...
Бар хикмәт шунда, туганнар: бездә җир күп. Шуңа да аның кадере юк. «Широка страна моя родная...» Ничек шәп яңгырый!.. Кайдан юл салып өлгерәсең бу алагаем зур мәмләкәттә?! Безләрдә генә бит ул «юл газабы - гүр газабы» дигән гыйбарә яшәп килә. Сәфәргә чыгар алдыннан безнекеләр юл догасын укыйлар, зекер әйтәләр, кайберәүләр хәтта бәхилләшеп аерылышалар. Чөнки бездә генә бит ул «әҗәл трассалары» бар, җәмәгать. Еш кына машина юллары кайчандыр булган зиратлар, каберстаннар өстеннән уза. Әрвахларның рухын кузгатып йөрүләр кемнең күңелен бимазаламасын?! Ә инде шоссега салынырга тиеш асфальтны «экономить» итүләр, төгәлрәге, урлап читкә сату кебек Рәсәйдә генә очрый торган ноу‑хау - турыдан-туры шул әҗәл трассаларына илтә торган юлларның берсе. Игътибар иткәнегез бардыр: безнең трассалар буйлап чардуганнар, һәйкәлчекләр, ярымайлар, тәреләр тезелеп киткән. Алар сугышта һәлак булганнарга түгел, юл казасында җан биргәннәр истәлегенә куелганнар. Юкка гына түгел бу...
Юл кырыенда аунап яткан тәмәке төпчекләре, буш сигарет каплары, төрле шешәләр, полиэтилен пакетлар, тәгәрмәчләр, такта кисәкләре, запчастьлар, шәһәр‑авыл урамнарында, урман-кырларда ташланган чүп-чарны, утильне күреп, кайчан да булса археологлар, мөгаен, тел шартлатыр. «Нинди хайваннар яшәде икән монда?» - дияр.
Дамир ГЫЙСМЕТДИН
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев