Архитектура белгече Нияз Халитов вафат
Нияз Халитов - ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. (Казан, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат. Бу хәбәрне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Нияз...
Нияз Халитов - ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч.
(Казан, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат. Бу хәбәрне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Нияз Халитовның улы Рәйхан раслады.
Нияз Халитов 1950 елда туган. Ул - ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан "Казан мәчетләре архитектурасы" китабы авторы буларак танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев