Ашамлыклар өстендә тычканнар йөгереп йөргән кибет көлке штраф белән котылган
Яңалыклар

Ашамлыклар өстендә тычканнар йөгереп йөргән кибет көлке штраф белән котылган

Роспотребнадзор «Пятерочка+» кибетенә 10 000 сум штраф салган, чөнки анда сатып алучылар тычканнар күргән булганнар. Тикшерү Казанның Гагарин урамындагы әлеге кибетендә кайбер санитария кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәткән. Атап әйткәндә, биналар кимерүчеләр керүдән сакланмаган - ишекләрдә металл рәшәткәләр һәм тыгызлагычлар юк икән. Кибет хуҗасы - «Агроторг» ҖЧҖгә Роспотребнадзор хилафлыкларны тиз арада бетерергә...

Роспотребнадзор «Пятерочка+» кибетенә 10 000 сум штраф салган, чөнки анда сатып алучылар тычканнар күргән булганнар.

Тикшерү Казанның Гагарин урамындагы әлеге кибетендә кайбер санитария кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәткән. Атап әйткәндә, биналар кимерүчеләр керүдән сакланмаган - ишекләрдә металл рәшәткәләр һәм тыгызлагычлар юк икән.

Кибет хуҗасы - «Агроторг» ҖЧҖгә Роспотребнадзор хилафлыкларны тиз арада бетерергә кушкан.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев