Автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган
Яңалыклар

Автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган

Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан. (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Краснодар краенда автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости. Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан. Автобуста 35 кеше - эшчеләр төркеме булган. 20 пассажирны коткарганнар, тагын өчесенең язмышы билгесез....

Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Краснодар краенда автобусның суга төшеп китүе аркасында 12 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Гадәттән тыш хәл Волна бистәсе янында килеп чыккан. Автобуста 35 кеше - эшчеләр төркеме булган. 20 пассажирны коткарганнар, тагын өчесенең язмышы билгесез.
Агентлык мәгълүматлары буенча, автобус дүрт метр биеклектән суга чумган. Бу урында диңгезнең тирәнлеге 12 метр, диелә.

Нет комментариев