Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль әйләнеп капланган: ике кеше һәлак булган, өчесе зыян күргән

12 сентябрь көнне Татарстанның Мөслим районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте авыр нәтиҗәләргә китергән, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге. Хәбәрдән күренгәнчә, 1.15 сәгатьтә "Лада Приора"ның 29 яшьлек хужасы, якынча мәгълүматларга караганда, зур тизлек белән барган һәм юлда әйләнеп капланган. Машина хуҗасы һәм 16 яшьлек пассажир кыз алган...

12 сентябрь көнне Татарстанның Мөслим районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте авыр нәтиҗәләргә китергән, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

Хәбәрдән күренгәнчә, 1.15 сәгатьтә "Лада Приора"ның 29 яшьлек хужасы, якынча мәгълүматларга караганда, зур тизлек белән барган һәм юлда әйләнеп капланган.

Машина хуҗасы һәм 16 яшьлек пассажир кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт булган урында ук үлгән. Алар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

24 яшьтәге ике һәм 25 яшьлек тагын бер пассажир төрле дәрәҗә имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Алар өчесе дә каешны эләктергән булган.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 9 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 5 кеше һәм 2 берәмлек техника.

ТР Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә өнди.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев