Киләсе елда дәүләт статистика органнарында авыл хуҗалыгында сан алу үткәрәчәкләр. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлегендә дә бу эшкә әзерлек бара.
Бүлекнең баш белгече-эксперты Руслан Сафин әйтүенчә, сан алу чорына ике өстәмә штат берәмлеге - сан алу буенча вәкил һәм белгеч бирелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер...
Киләсе елда дәүләт статистика органнарында авыл хуҗалыгында сан алу үткәрәчәкләр. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлегендә дә бу эшкә әзерлек бара.
Бүлекнең баш белгече-эксперты Руслан Сафин әйтүенчә, сан алу чорына ике өстәмә штат берәмлеге - сан алу буенча вәкил һәм белгеч бирелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, дача-бакча участоклары турында мәгълүмат туплау инде тәмамланып килә, 1 августка кадәр алар шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында мәгълүматны җыеп бетерергә тиешләр. Ә авыл хуҗалыгы сан алуы "Авылда - тәртип, илдә - муллык" дигән девиз белән 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак. Озакламый статистика органнарына сан алучылар өчен формалар да кайтырга тиеш. Болар - зәңгәр жилетлар һәм эмблемалы козыреклар. "Быел сан алучыларны планшетлар белән тәэмин итү дә каралган. Авыл хуҗалыгы сан алуы вакытында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, дача-бакча ширкәтләрендә җир ресурслары, культуралар мәйданнары, терлек һәм кош-корт саны турында тулы мәгълүмат туплау күздә тотыла,- ди Руслан Сафин.
Бу саннар хөкүмәт тарафыннан үз җитештерүчеләребезгә ярдәм чаралары булдыруда нигез булып торачак.
Нет комментариев