Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда калып хезмәт куючы яшьләр арасында Сабалылар икенче

Авылда калып хезмәт куючы яшьләр арасында тугызынчы тапкыр уздырыла торган "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында Саба районы командасы икенче урынны яулады. Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә авылда эшләүче яшь механизаторлар, сыер савучылар, тер­лекчеләр, фермерлар көч сынашты. Авыл яшьләре эшли дә, ял итә дә белә Әлеге ярышларны күзәткәннән соң, тырыш авыл халкы...

Авылда калып хезмәт куючы яшьләр арасында тугызынчы тапкыр уздырыла торган "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында Саба районы командасы икенче урынны яулады. Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә авылда эшләүче яшь механизаторлар, сыер савучылар, тер­лекчеләр, фермерлар көч сынашты.

4-2
Авыл яшьләре эшли дә, ял итә дә белә

Әлеге ярышларны күзәткәннән соң, тырыш авыл халкы кирәк икән эшли дә, ял итә дә, бе­лә, дип горурланып куясың. Тукай районыннан кил­гән Игорь Васильев үзлә­рендә яшьләр эшләре бү­ле­ген җитәкли икән. "Мондый ярышларны бик кө­теп алабыз. Райо­ныбыз­ның данын яклар өчен тырышып эшлибез дә, ярышларда да катнашабыз", - ди ул.


Спорт уеннары бер­ничә көн дәвам итте. Һава шарт­ларының бик үк уңай булмавына карамастан, ме­­ханизаторлар туп типте, сыер савучылар кул кө­рәш­­терде, кем­нәрдер бил алыш­ты. Хезмәттә чыныккан яшь­ләр­дән эшләү дәр­те генә түгел, җиңү омтылышы да күренеп торды. Сыер савучы гүзәл затлар саву аппаратын да җыйды­лар. Нә­фисә Сафина үз авылында сөт­леби­кә­ләре янә­шәсендә әлеге эшне бик тиз башкара икән. Ә биредә никтер каушап калды. "Ки­ләчәктә тырышырга, тизлекне арттырырга ки­рәк", - ди ул.


Әлеге спорт уеннарына тартылган яшьләр арасында Европа чемпионнары, Россия чемпионнары, спорт мастерлары да бар икән. Бәйгенең тантаналы өлешен Мамадышта "Иң спорт сөюче гаилә" дип та­был­ган Хәмидуллиннар ачып җибәрде. Тантанага килгән яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та үзенең әлеге спортчыларга карап горурланганын яшер­мәде.


"Ике елга бер тапкыр уздырыла торган уеннар бу. Шушы көннәрдә биредә спортның 16 төрендә 1500­дән артык спортчы үз көчен сынады. Кемдер аркан тартышты, кемдер трактор йөр­тү осталыгын күрсәтте. Шә­һәрне авыл туй­дыра ди­гәнне онытмыйк. Ә бу яшь­ләр эштәге кебек спортта да сынатмыйлар. Башта бу бәй­ге авыл җирендә спортны җәел­дерер өчен дип кенә башланган иде. Ә хәзер исә республиканы колачлап алды. Биредә 43 районнан килгән яшьләр көч сынаша", - ди ул.


Район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов та бәйрәмнең Мамадышта уз­дырылуына шат икәнен яшерми. "Бездә теләсә нинди спорт ярышларын үткә­рер өчен мөмкинлекләр бар. Районда спортка зур игътибар бирелә. Спортчыларыбыз да сынатмый. Быел да йөзгә кызыллык ки­термәделәр. Мамадышлар - беренче", - ди ул.


Тугызынчы тапкыр уз­дырыла торган ярышларда Мамадыш командасы дүр­тенче мәртәбә беренчелекне яулый икән инде. Икенче урынны - Саба, өчен­че­лекне Кукмара яшь­ләре яулады.

Авыл спортчылары Олимпиадасында кайсы район ничәнче булды?

6-2

("Ватаным Татарстан", /№ 98, 08.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев