Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшьләрен «Эш башлаучы фермер» бизнес-уенына чакыралар

Уенда мәктәп укучылары, аграр уку йортлары студентлары, шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган яшьләр, эшкуарлар да катнаша ала.

Россия авыл хуҗалыгы берлеге (РССМ) «Эш башлаучы фермер» проектын — яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыруны үстерү күнекмәләрен үстерү һәм командада эшләргә өйрәтү инициативасын тәкъдим итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл яшьләрен шушы бизнес-уенга чакыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уенда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр һәм катнашучы илләргә — Россиядә, Кыргыз Республикасында, Казахстан Республикасында, Армения Республикасында, Беларусь Республикасында һәм башка республикаларда стажировка узарга чакырылалар.

Чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге составында 5 кешегә кадәр булган командалар катнаша ала. Болар укучылар да, аграр уку йортлары студентлары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча 3 елдан артык тәҗрибәсе булган яшьләр дә һәм АПК өлкәсе эшкуарлары да була алалар.

agro.tatarstan.ru

Аларның бизнес-проектлары түбәндге 5 номинациягә караган булырга тиеш:

— терлекчелек;

— үсемлекчелек;

— авыл хуҗалыгы кооперациясе;

— агротуризм,

— ландшафт дизайны;

— ирекле тема.

Бизнес-уен берничә этапта узачак: илкүләм — 2020 елның 30 июненә кадәр; халыкара (читтән торып) — 2020 елның 31 августына кадәр; халыкара (очрашып), проектларны халыкара эксперт советы каршында яклау — 2020 елның 31 октябренә кадәр — Россия төбәкләренең берсендә.

«Эш башлаучы фермер» бизнес-уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә уза. Проект, Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Президенты грантын кулланып, гамәлгә ашырыла.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев